Афиша
Тиздән булачак чаралар
Иҗади коллективлар
Шәһәр халкының тормыш сыйфатын арттыруга, иҗади энергия, эстетик үсеш һәм тәрбия бирүгә юнәлдерелгән, барлык яшь үзенчәлекләрен үз эченә алган мәдәни ял итү комплексының клуб төркемнәре.
В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы
В.И. Ленин исемендәге мәдәни – ял сарае Казан шәһәре мәдәни тормышында мөһим мәдәни үзәк һәм ул игътибарга лаек булган концерт мәйданчыкларының берсе буларак танылды. Бай тарихы һәм уникаль мәйданчыклары булган әлеге бина Татарстан Республикасының мәдәни мирасы һәйкәле булып тора.
Мәдәни – ял комплексы сәхнәсендә Россиянең танылган артистлары, классик музыкантлары һәм оркестрлары, эстрада йолдызлары катнашында концертлар, фестиваль чаралары, төрле конкурс, тамашалар уза, спектакльләр куела, күргәзмәләр оештырыла, мәдәниятнең һәм сәнгатьнең төрле өлкәләрен колачлаган остаханәләр һәм уен - белем бирү чаралары, шулай ук халыкара һәм федераль әһәмияткә ия башка вакыйгалар үткәрелә
Иҗади киңлекләр
В.И. Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексы башкаланың иң эре мәдәни – ял итү учреждениеләренең берсе. Бер бинада мәдәни-массакүләм чаралар оештыру һәм үткәрү өчен универсаль заллар, күргәзмә киңлекләре, мәдәни-ял итү эшчәнлеген алып бару өчен махсус җиһазландырылган бүлмәләр урнашкан. Аның гомуми мәйданы 9292,3 кв. метр тәшкил итә, анда 245 бүлмә, шул исәптән 2 тамаша залы (720 урынлы концерт залы, 220 урынлы кино залы), 15 мәдәни ял итү бүлмәсе урнашкан.
Кинотеатр
Элемтәгә керү өчен телефон